Укытучылар Түбән Камада җыелачак
20 август көнне Түбән Камада “Төбәкнең социаль-икътисади үсеш нигезе буларак мәгариф системасы: Татарстанның яңа моделе” дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Әлеге зур чарага Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, республика җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, шулай ук мәгариф идарәсе муниципаль органнарыннан вәкилләр, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары да килер дип көтелә.
Матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, пленар утырыш барышында Сингапур укытучылар берлеге президенты, «Educare» компаниясенең башкаручы директоры Майк Тируман “Дәүләт, укытучылар профсоюзы һәм эш бирүчеләр арасындагы өч яклы мөнәсәбәтләрдә Сингапурның уңышлы системасы” дигән темага доклад белән чыгыш ясар, дип фаразлана.
Чыганак: http://www.intertat.ru