Китапханәләр бер сүзлеккә баер
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Фәнни тикшеренүләр идарәсе, университетның Гыйльми советы карары белән, “Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәре” исемле махсус сүзлек чыгарырга планлаштыра. Әлеге хезмәткә уку йортында кайчандыр эшләгән һәм бүгенге көндә фәнни эш алып барган, укыткан укытучылар һәм галимнәр турында (фән кандидатлары һәм докторлары, доцентлар) бай биографик мәгълүмат тупланачак.
18 майга кадәр галимнәр үзенә күрә автобиографик анкета тутырырга тиеш. Анда аларның кайда, кайчан тууы, гыйльми исем һәм дәрәҗәнең кайсы елларда бирелүе, шулай ук югары уку йортын һәм аспирантураны кайчан тәмамлавы, теге яки бу югары уку йортында хезмәт итү еллары, фәнни хезмәтләре һәм фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре, хәтта ничә фән эшлеклесе тәрбияләп чыгарганлыгы, дәүләт бүләкләре дә аталырга тиеш.
Чыганак: tggpu.ru