Алабугада Мәктәп укытучылары фестивале уза
Укытучы елы һәм Алабуга шәһәрендә узачак педагогларның август киңәшмәсенә багышлаган чаралар кысаларында 17-19 август көннәрендә шәһәрдә мәктәп укытучыларының беренче фестивале старт алды. Тәүге фестивальне үткәрү инициативасы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Алабуга дәүләт педагогика университеты чыккан иде, дип хәбәр итә Алабуга дәүләт педагогика университеты сайты.
Мәктәп укытучылары фестиваленең төп темасы - «Безнең яңа мәктәп» ил күләм белем бирү инициативасы. Фестиваль эшендә мәктәп укытучылары, «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңүчеләр, Россиянең һәм Татарстанның данлыклы мөгалимнәре катнаша. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарага хәтта чит илләрдән дә вәкилләр көтелә.
Фестиваль кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, мастер-класслар, педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу чаралары уздырыла.
Чыганак: