Татар телен белмәгән балаларны татар теленә өйрәтү өчен “Татарский язык как государственный” дигән комплекс чыгарыла
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты нәшрияты беренче сыйныфлар өчен яңа төрдәге эксперименталь уку әсбаблары әзерли.
Иң зур яңалык шунда: татар телен белмәгән балаларны татар теленә өйрәтү өчен Валерия Мещерякова һәм Розалия Нигъмәтуллина авторлыгында “Татарский язык как государственный” дип исемләнгән укыту-методик комплекты чыгарыла. Әлеге комплектка күрсәтмә әдәбият, эш дәфтәре, методик кулланма, аудиодиск һәм күрсәтмә әсбаблар керә.
Моннан тыш, быелның 1 сентябреннән беренче сыйныфларга “Әлифба”, “Букварь”, ике телдә “Математика” китабы (ул үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән), “Әйләнә-тирә” китабы, беренче тапкыр “Сынлы сәнгать” һәм “Музыкаль әдәбият” китаплары тәкъдим ителә.
Балалар бакчалары өчен сигез комплект гамәлгә кереп китәчәк дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү ректоры Рәис Шәйхелисламов сүзләренә караганда, бер ел эчендә әлеге эксперименталь дәреслекләрне билгеле бер югарылыкка күтәрү кирәк. Бу дәреслекләр федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә. Монда укыту нәтиҗәсенә, уку структурасына һәм укыту шартларына булган таләпләр дә үтәлергә тиеш.
Эш шунда: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, күпмәдәниятле белем бирү технологияләрен оешкан төстә тормышка ашыру максатыннан, агымдагы елның елның 3 мартында боерык чыгарды. Шушы боерык нигезендә республиканың илле мәктәбендә һәм ун балалар бакчасында апробация мәйданнары ачу турында пунктлар бар. Алда әйтеп үткән яңа укыту-методик комплекслары Казандагы 24 мәктәптә, ике балалар бакчасында, Кукмарада, Актанышта, Әтнәдә, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Түбән Камада, Чистайда һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә апробация узачак.
Рәис Шәйхелисламов аңлатып үткәнчә, РФнең 309 нчы законы нигезендә, республикада чыккан барлык уку әсбаблары, укыту программалары, дәреслекләр, әгәр дә уку планына кертелә икән, федераль стандартка да керергә тиеш була. Димәк, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да расланырга тиеш. “Бу безнең эшне бераз катлауландыра. Шуңа күрә бу федераль экспериментка керү мәсьәләне чишәргә ярдәм итәчәк дип уйлыйм”, - диде ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru