Иран югары уку йортлары студентларын Халыкара олимпиадага катнашырга чакыра
7 Apr, 2008 Сылу
Иранның Фән, тикшеренүләр һәм технологияләр министрлыгы ел саен химия һәм математика белгечлекләре буенча Халыкара студентлар олимпиадасын уздыра. Быел ул Тегеран шәһәрендә 15–18 июньдә үтәчәк.
Олимпиада оештыручылар куйган шарт буенча һәр ил бер–ике укытучы карамагындагы 5 кешедән торган команда тәкъдим итә ала. Олимпиадада катнашачак командаларны ашату, тору чыгымнарын Иранның Фән, тикшеренүләр һәм технологияләр министрлыгы үз өстенә ала. Югары уку йортлары студентлары бары юл өчен генә түләргә тиеш булып чыга.
Катнашучы анкетасын, шулай ук математика буенча якынча сораулар, олимпиадад катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышып була: http://olympiad.sanjesh.org
Чыганак: http://www.ed.gov.ru