11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
11 нче сыйныфта татар теле буенча эш программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзелде. Бу программа атнага 2 сәгатьтән, елына 68 сәгать исәбеннән төзелгән, ләкин мәктәп укыту планында бу предметка елына 34 сәг. (атнасына 1 сәгать) кенә каралган, шуңа күрә һәр тема яртылаш кыскартылды, ягъни эш программасының эчтәлеге түбәндәгечә бирелде: теманы өйрәнүгә – 27 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 4 сәг., диктантларга – 3сәг. Төп дәреслек: Татар теле, 11 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Бу дәреслектә программада чагылыш тапкан барлык темалар да (кабатлау өчен) яктыртылмау сәбәпле, өстәмә дәреслектән файдаланырга туры киләчәк. Бу дәреслек: Татар теле, 10 сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
11 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы | 18.41 KB |