Алар бер гаилә булып яши
Удмуртия Республикасының Балезино районы Юнда авылы мәктәбе күпмилләтле. Анда татар, удмурт, рус, бисермән, лезгин, грузин балалары укый. Шуңа күрә март аенда узган “Ана теле” көнендә дә шигырьләр, җырлар, әсәрләрдән өзекләр төрле телләрдә яңгыраган. Әйтик, 10 сыйныф укучысы Гүзәлия Касыймова татар телендә җыр башкарган. Ә 5 сыйныф укучылары “Их, матур кызлар” җырын рус, татар, удмурт телләрендә җырлаган. “Элекке еллар белән чагыштырып карыйм да, хәзерге балалар арасында бер-берсен кимсетү кебек нәрсәләрнең юклыгына, аларның һәрбер телгә хөрмәт белән карауларына шатланам. Барысы да бер-беренә үз туганына кебек эндәшә. Читтән күзәтүчеләргә без бер гаилә булып күренәбез”, - дип уртаклаша Гүзәлия Касыймова.
Татар яшьләре тарих-мәдәниятларын онытмыйлар, һәрдаим өйрәнеп торалар, хәтта удмурт балаларын да кызыксындыра алганнар. Хәзер алар удмуртларга татар фольклорын өйрәтә.
Бүгенге көндә мәктәпләрендә татар теле дәресләре укытылмый, ул түгәрәк формасында гына алып барыла. Кызлар-егетләр ана телен дәрестән тыш вакытта үзләштерәләр. Әйтергә кирәк, бик уңышлы укыйлар. Бу мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаучылар күп икән. Мисал өчен, Зөһрә һәм Рәзилә Касыймовалар Удмурт дәүләт университетын тәмамлаганнар. Зөһрә 1999 елда Казанда уздырылган олимпиадада катнашып, бишенче урын алган. Айнур Касыймов 2002 елда икенче урын яулап, Татар дәүләт гуманитар университетына укырга кергән. Бүген инде ул татар һәм гарәп телләре укытучысы. “Без иптәшләребезнең уңышларына куанабыз һәм алар белән горурланабыз. Татар теле дәресләре укытылмаса да, удмурт укучыларына караганда, туган телне өйрәнүдә ирешкән уңышларыбыз күбрәк”, - ди Гүзәлия.