Эшлекле аралашу этикеты
Мәктәп укучыларга төрле фәннәрдән белем бирү өлкәсендә зур тырышлык куя, һәм укучылар бу белемнәрне бик яхшы үзләштерергә тырышалар. Мәктәпне тәмамлаган һәр укучы тормышка яраклашкан булырга һәм җәмгыятьтә кешеләр арасында аралашу нечкәлекләренә дә төшенергә тиеш. Гадәттә, мәктәп укучысы эшлекле аралашу кагыйдәләрен белми һәм аудитория алдында чыгыш ясарга әзерлексез була, югалып кала, эшлекле аралашуның телдән һәм язма формаларын төзи алмый, чөнки мәктәптә моңа махсус өйрәтмиләр. Иртәме-соңмы укучы аралашу этикетын үзләштерергә мәҗбүр була, теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга кирәклеге турында уйлана.
Бирелгән электив курс программасы укучыга тормышта тәүге тапкыр һәм аннан соңгы адымнарны ясаганда килеп туган каршылыкларны җиңәргә ярдәм итү, ялгышлардан кисәтү, аралашу культурасын үзләштерү максаты белән төзелде.
Программа 17 сәгатькә исәпләнгән һәм 10нчы сыйныф укучыларына адреслана. Һәр укучы бу тезис-кагыйдәләрне үзләштерә, куллана һәм уңышка ирешә ала.
Укучылар курсларда татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан алган белем һәм күнекмәләрен файдаланалар, тел чараларын камилләштерәләр, рус-татар грамматикасын чагыштырма планда җөмләләр төзеп өйрәнәләр, эшлекле аралашу этикетын махсус кагыйдә-тезислар аша үзләштерәләр, эшлекле уен, диалог, әңгәмә, язма һәм сөйләм текстлары формалаштыру рәвешендә тормышка ашыралар.
Курсның максаты:
- Укучыларга эшлекле аралашуның нәтиҗәле алымнарын, аралашу үзенчәлекләрен, аралашу этикетын аңлату;
- Аралашуның телдән һәм язмача формалары белән таныштыру,укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;
- Укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Эшлекле аралашу этикеты (10 нчы сыйныф укучылары өчен профильле укыту буенча авторлык программасы) | 19.87 KB |