Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8, БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать планлаштырыла.
Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителә. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы | 26.86 KB |