“Тормыш каршылыклары аша...” (тәрбия сәгате)
Иң зур каршылыклар булып, дөнья каршылыклары тора.
Каршылык – кешегә үз-үзен ачарга ярдәм итә. Нинди дә булса максатка ирешергә теләгәнсез икән, җиңел юл сайламагыз. Эз салу өчен кеше таптаган сукмак кына ярамый. Юлны үзең ярырга өйрәнергә кирәк. Моңа никадәр иртәрәк өйрәнсәң, киләчәктә яшәргә шуның кадәр җиңелрәк булыр.
Тормыш безгә ниндидер сынау әзерләгән икән, моны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Тавышланып йөреп, без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Бары тик шушы каршылыктан соң безгә килергә тиешле сөенечне, яхшылыкны гына тоткарлыйбыз. Бу инде галәм законы. Моңа мисал булып кешеләрнең билет алып та автобуска, самолетка соңга калулары, моны бик авыр кичерүләре, күпмедер вакыттан соң, бу транспортның авариягә очраганлыгы мәгълум булуы ачыклана. Һәм әле генә язмышка, бөтен дөньяга ачулы кеше Аллаһка рәхмәт яудыра башлый.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Тормыш каршылыклары аша...” (тәрбия сәгате планы) | 48.36 KB |