Россиянең иң яхшы укытучысы 5 октябрь көнне билгеле булачак
Россиянең иң яхшы укытучысы - "Россиянең ел кытучысы-2010" конкурсының җиңүчесе Халыкара укытучылар көнендә (5 октябрь көнне) Мәскәүдә игълан ителәчәк.
Әлеге россиякүләм бәйге 1990 нчы елдан бирле алып барыла. Быелгы бәйге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий рәислегендә Магнитогорск шәһәрендә (узган ел бәйгедә Магнитогорск шәһәренең математика укытучысы Наталья Никифорова җиңгән иде) үтә. Иң яхшы укытучы "Зур хрусталь пеликан" призына лаек булачак.
Бәйгенең беренче турында 76 укытучы көч сынаша. Алар арасыннан 15 лауреат сайлап алыначак, үз чиратында алар арасыннан җиңүче билгеле була.
Иң яхшылар арасында Югары Ослан районының Матюшино авылы урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Илгизәр Әнвәр улы Гаделшин дә бар.