Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләве
Мәгариф өлкәсенә вакыт югары таләпләр куя. Бүгенге шартларда балалар белән эшләү бигрәк тә җиңел түгел. Һәрдаим камилләшергә, өр-яңа мәгълүмати технологияләрне, укыту программаларын үзләштерергә, инновацион технологияләрне тормышка ашырырга кирәк. Сез көн саен балалар, ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз. Сезгә, кадерле укытучылар, лаеклы буынны тәрбияләүдә гаять зур җаваплылык йөкләнгән. Бу бик авыр хезмәт. Педагогның эш сыйфаты укучыларның көндәлекләрендәге яхшы билгеләр саны белән генә түгел, ә балаларыбызның тормышта көндәшлеккә сәләтлелеге белән үлчәнә.
Бүген мәгариф системасы үсеше дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлеше. Республика җитәкчелеге укытучылар потенциалын үстерүгә зур игътибар юнәлтә. Татарстан республикасы Мәгариф үсеше стратегиясен, «Безнең яңа мәктәп» илкүләм инициативасын тормышка ашыру, белем бирү өлкәсен мәгълүматлаштыру өстендәге эш, укытучыларга һәм укучыларга тиешле шартлар тудыру – болар барысы да мәгариф сыйфатын үстерүнең төп шарты булып тора.
2010 ел – мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле ел. Укытучы елында Татарстанда Мөгаллимнең позитив образын тудыруга юнәлдерелгән эре проектлар башлангыч алды. Укытучылар өчен грант проектлары, талантлы яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү өчен социаль пакет, һәрбер педагогка компьютер – бу Татарстан Мәгариф үсеше стратегиясенең бер өлеше генә.
Бу бәйрәм көнне яшь буынны яратуыгыз, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез, балаларның күңелләренә изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар салу сәләтегез өчен чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!