Р.Миңнеханов: “Дөньядагы уңай тәҗрибә безне читләтеп үтмәскә тиеш”
Компанияләр үзләренең белгечләрен халыкара дәрәҗәдә булырлык итеп чит илләрдә тәҗрибә туплатуга омтылырга тиеш. Татарстанда хәзер мәктәпләрне тернәкләндерү, иң заманча технологияләр кулланып белем бирү таләп ителә, югары мәктәп дәрәҗәсен шунсыз күтәреп булмаячак. Гомумән, Сколково бер Мәскәүдә генә түгел, Казанда да була ала: моның өчен инновацион мохит булдыру, нәрсәләрдер уйлап табу зарур, ахыр чиктә, интеллектны сата белергә өйрәнү сорала. Татарстан башкаласында “Идея” инновацион технопаркы, IT-парк бар һәм ул мәйданчыклар безнең югары уку йортлары өчен эшләргә тиеш. Бездә исә бу юнәлештә эшләнеп бетмәгән яклар бар.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә барган Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасы чыгарылышының III Республика форумы пленар утырышында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер белдерде.
2006 елда нигез салган “Алгарыш” грантлар программасы мәсьәләсендә Президент, безнең өчен аннан файда бармы-юкмы икәнен белү әһәмиятле, финанслау (елына хәзер 100 млн.сум һәм 4,5 елда 500 млн. сум киткән) барысын да колачларлык булмаса да, кайбер бурычларны хәл итәрлек һәм туплаган тәҗрибә кыйммәтле, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, мәгариф учреждениеләре укытучылары өчен гамәлдә булган “Алгарыш” уку программасы узганнарга эш мәсьәләсендә ихтыҗ булырга тиеш, ә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен читтә белем-тәҗрибә туплату буенча башка программалар буенча эш бара. Чит телләрне, аеруча инглиз телен, яхшылап өйрәнергә, моны массакүләм рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк – дөнья мәйданына чыгу өчен бу үтә мөһим. “Гомумән, дөньядагы уңай тәҗрибә безне читләтеп үтмәскә тиеш, укучы яшьләр генә түгел, мәктәп директорлары, Сингапурда белем эстәгән министрларыбыз да бөтенләй башка кеше булып кайтты, димәк, үсәргә, алга барырга кирәк, безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк”, - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасын финанслау мәсьәләсендә ярдәм итүдә гарантия бирәм, дип вәгъдәләде Президент.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова, югары уку йортлары ректорлары, республиканың сәнәгать комплексы җитәкчеләре, укучы яшьләр һ.б. катнашты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru