Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы
9 Oct, 2010 root 2
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы | 63.5 KB |
Ресурс төре:
Предметлар:
Фикерләр
sufia116
1 Ноябрь, 2010 - 14:18
Permalink
әдәбият. Эш программасы
Гөлназ ханым! Шулкадәр киңколачлы, титаник хезмәтләр башкарасыз. Сезгә бары тик сокланырга гына кала. Башкалар белән хезмәтегезне уртаклашу ул Сезне тагын бер баскычка югары күтәрә. Бик зур рәхмәт сезгә! Ихтирам белән: Суфия Искәндәровна
Гөлназ
3 Ноябрь, 2010 - 18:53
Permalink
Рәхмәт ишетү рәхәт!
Минем хезмәтем Сезгә ошаган икән, эшегезне бераз гына булса да җиңеләйтә алганмын икән, димәк, хезмәтем, йокысыз төннәрем бушка китмәгән дигән сүз. Рәхмәтегез өчен рәхмәт, Суфия ханым. Нинди дә булса яңа эш башкарсам, мин аны тизрәк сайт кулланучылары белән бүлешергә ашыгам. Үзем дә укытучыларыбызның табышларыннан бик теләп файдаланам. Минем таләпләргә туры килгән материал очратсам, бик тә рәхәт булып китә. Әмма һәр эшкәртмәне үзгәртергә, төзәтмәләр кертергә, укыта торган сыйныф үзенчәлекләренә яраклаштырырга, тулыландырырга туры килә. Сез дә минем хезмәтләремнән иҗади файдаланасыз дип өметләнәм. Ул шулай булырга тиеш тә. Сезгә уңышлар теләп, Гөлназ Җәлилова.