11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теле буенча белем бирү программасы
Татар теленең эш программасы аңлатма язуыннан, укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләрен, контроль чараларны үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укыту-тематик планнан тора.
Укыту планында 11 нче сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Программа 34 сәгатькә исәпләнгән.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы фәнни яктан ныклы белем бирелә, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә нигез булып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
11 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теле буенча белем бирү программасы | 28.91 KB |