Бәйрәмең белән, белем учагы!
Кадерле дуслар, бездә бүген зур бәйрәм. Яңа уку елын башлап җибәргән Белем бәйрәме белән бергә, мәктәбебез быел үзенең 40 еллыгын бәйрәм итә. Гасырлар белән чагыштырганда зур сан түгел бу, тик һәр яңа уку елының яңа исемнәре, яңа җиңүләре, яңа сәхифәләре белән баетып барылган мәктәп тарихы өчен бу сан кечкенә сан була алмый. Уку елының һәр иртәсе яңалык белән туа, үзгәрешләр алып килә, мәктәп бусагасын атлап кергән нәни кызчык һәм малайның биредә исеме, истәлеге кала.
Үтелгән 40 елда икенче санлы Җәлил урта мәктәбен 3 меңнән артык укучы тәмамлаган, Шуларның 196-сы фән нигезләрен бары тик "5"ле билгеләренә генә үзләштереп алтын һәм көмеш медальләргә лаек булганнар. Бүген мәктәбебездә 55 укытучы эшли, 34 сыйныф-комплектта 806 укучы белем ала. Укытучыларыбызның барысы да диярлек югары белемле, 1се - "Халык мәгарифе отличнигы". 5 укытучыбыз "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән. 9 укытучыбыз югары, 23 укытучыбыз беренче, 19ы икенче квалификацион категориягә ия.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәйрәмең белән, белем учагы! (мәктәпнең 40 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә эшкәртмәсе) | 16.58 KB |