Бүген белгечләр "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда, тәрбияләүдә һәм дәвалауда инновацион технологияләр" темасына аралашачак
26 Oct, 2010 root 0
Бүген Казан шәһәренең 4 нче номерлы IV төр махсус (коррекцион) мәктәп-интернатында республика семинары уза. Әлеге семинарда педагоглар һәм медицина белгечләре "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда, тәрбияләүдә һәм дәвалауда инновацион технологияләр" темасына аралашачаклар.
Мәктәп-интернат адресы: Казан шәһәре, Заря урамы, 11 йорт. Теркәлү 9 сәг. 30 минутта башлана.