Биредә дә осталык кирәк...
11 Apr, 2008 Сылу
Соңгы атна Түбән Кама шәһәре өчен төрле бәйге-конкурсларга бай булды. Шуларның чираттагысы турында да әйтми узу дөрес булмас иде. Кичә Түбән Каманың тимерне эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте студентлары арасында һөнәри осталыкларын бәяләү өчен махсус чара узды. Әлеге уку йортыннан барлыгы ундүрт студент көч сынашкан. Бәяне дә бу эшнең чын остасы Түбән Кама эре сәнәгать оешмаларының берсеннән баш эретеп-ябыштыру остасы биргән.
Егетләр педагоглары өйрәткән бар белгәннәрен күрсәтергә тырышканнар. Җиңүне исә Денис Бесчетнов яулаган. Бүләк тә төшеп калганнардан түгел – эретеп-ябыштыру кораллары, стипендиягә өстәмә һәм һөнәри осталыкның республикакүләм конкурсына юллама. Соңгысы бик тиздән башкалабыз Казанда узачак.