Коррекцион интернат-мәктәптә тәрбия эшенең төп бурычлары
Дөньяга сабый туды...Тиздән ул кечкенә кулларын алга сузып, әти-әнисе янына тәпи атлап китәр, нәни куллары белән аларны кочагына алыр. Озакламый пар канатын-әти-әнисен җитәкләп мәктәп бусагасын атлап керер, аларның куанычы булып яхшы билгеләргә генә укыр. Күп тә үтмәс, югары уку йортында үзе теләгән һөнәр буенча укып, яхшы белгеч булыр...
...Кызганычка каршы, дөньяга килгән һәр сабыйны мондый бәхетле язмыш көтми. Массакүләм мәгълүмат чаралары, статистика мәгълүматлары илебездә язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның елдан-ел күбрәк тууы турында сөйли. Алкоголизм, наркомания, экологик пычранулар, вәхшилек, фахишәлекнең чәчәк аткан чорында башкача булуы мөмкин дә түгел. Әлбәттә, туганда алган, көнкүрештә килеп чыккан травмалар, нәселдәнлек кебек факторларның да йогынтысын онытырга ярамый. Бәхет төшенчәсен бар кеше дә бер үк төсле аңлый, ләкин бәхетсезлек, һәркемнеке-аерым очрак. Кемдер сабыеның үз аяклары белән атлап китә алмавын күреп иңри, кемдер нарасыеның якты дөньяга үз күзләре белән карый алмавына үкси, нәниенең гомер буе “балам” дип әйткәнне дә ишетмәвенә гаҗиз була, үзе дә, “әти-әни” сүзләрен ишетергә тилмереп гомер итә. Әлеге балалар, ата-аналар тормышның кырыс шартларына, җәмәгатьчелекнең битарафлыгына да күнеп, югалып калмыйча, үз юлларын табарга тырышалар. Ләкин, андый балалар арасында, акыл үсеше тоткарланган балалар аеруча ярдәмгә мохтаҗ булып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Коррекцион интернат-мәктәптә тәрбия эшенең төп бурычлары | 9.64 KB |