Сувенир кәрҗин үрү (технология дәресе)
7 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мансурова Юлия Илгиз кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылы VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбенең II квалификацион категорияле укытучы-логопеды
“Без - татарлар! Бик күп татарларның,
Барын бергә җыйган татарлар.
Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,
Бездән эшчән нинди халык бар?!”
Шагыйрь Равил абыегыз Файзуллин бик дөрес әйткән. Татар халкы элек-электән үк үзенең һөнәрчеләре, алтын куллы осталары белән дан тоткан. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Һәр кеше мәктәптә тырышып укып белем алгач, үзе теләгән һөнәрне үзләштерү өчен алга таба да белем ала, үз хезмәтен яратып башкара. Ләкин, тормыш итү өчен ул гына җитми. Кызларыбыз зур үскәч әни булачаклар - алар ашарга пешерә, бәйли, тегә-чигә дә белергә тиешләр, ә малайларыбыз, балта-чүкеч, кадак тота белергә, хуҗалыкта кирәкле әйберләрне үзләре дә ясый белергә тиешләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сувенир кәрҗин үрү (технология дәресе) | 7.45 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: