"Белем.ру" оешмасы - мәгариф лидеры!
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте 2010 елда үткәрелгән "IT-лидер в образовании" бәйгесендә катнашкан иде.
2010 елның 21 нче октябре көнне Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында җиңүчеләрнең билгеле булуы һәм чыгыш ясау өчен презентацияләр әзерләп кую кирәклеге турында яңалык дөнья күрде: http://mic.tatar.ru/rus/info.php?id=201508 (татар телендә алып барылмаганга күрә, рус телендәге версиясенә сылтама урнаштырабыз).
Әлбәттә, татар мәгарифе үсеше өчен даими зур өлеш кертеп килә торган "Белем.ру" җәмгыяте әлеге бәйгедә уңышлы нәтиҗәләргә ирешүен көтте.
Озак та көттермәде, шул ук сайтта жюри эше протоколы бастырылып чыкты: http://mic.tatar.ru/rus/info.php?id=201506. Әлеге протокол бәйгенең җиңүчеләрен игълан иткән рәсми документ булып тора иде.
Протокол эчтәлегенә караганда беренче номинациядә 3, икенче номинациядә 9, өченче номинациядә 41, дүртенче номинациядә 4 катнашучы булган. Протокол ахырында шулай ук бишенче номинация булганлыгы, анда бары тик бер генә оешма катнашканлыгы билгеләп үтелә. Ул да булса "БЕЛЕЕМ.РУ" (дөрес атамасы - "Белем.ру") оешмасы икән. Кызганычка каршы, татар телен аңламаулары яисә башка сәбәпләр аркасында Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы рәсми документларда шундый хата җибәргән. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп гариза язганыбызны һәм бәйгедә бары тик бер генә оешма катнашкан булуын исәпкә алсак, бернинди дә "БЕЛЕЕМ.РУ" оешмасы булмавына төшенергә була.
Әлеге хатаның ялгыш кына китүен күз алдында тотып без бәйгене оештыручылардан чакыру хатын көтә башладык. Көн артыннан көн үтте. Күп тә үтмәде, бәйге тантанасының инде үткәрелгәнлеге һәм анда җиңгән конкурсантларны бүләкләү турында яңалык басылып чыкты: http://mic.tatar.ru/rus/info.php?id=203341.
Без әлеге бәйгедә җиңгән 1 нче гимназияне, укытучыларны чын күңелебездән тәбрик итәбез, киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Үз чиратында "Белем.ру" җәмгыяте дә бәйгене оештыручыларның кайчан да булса шулай матур итеп чакыруларын һәм тәбрикләүләрен көтеп кала.
"Белем.ру" оешмасы үзе дә зур бәйгеләр, шул исәптән Халыкара "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесен, башка бәйгеләрне оештырып килә. "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә дә шундый ук очрак булган иде - югары уку йортлары номинациясендә татар телендә версиясе булган бары тик бер генә интернет-проект катнашты. Бу хәлнең аяныч булуын, әлеге өлкәгә тагын да ныграк игътибар кирәген әйтеп тора. Моны без яхшы аңладык һәм әлеге катнашучы-җиңүчебезгә беренче урын дәрәҗәсендә бүләкләр бирдек, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатларыннан бу мәсьәләгә игътибар бирүләрен (югары уку йортлары сайтлары ике дәүләт телендә эшләвен таләп итүне) сорадык.
Сер итеп тагын шуны да әйтеп үтәсебез килә. "Белем җәүһәрләре" бәйгесен оештыру этабында без ЦИТ РТ җитәкчелегенә (төгәлрәге - Камалетдинова Татьяна Сергеевнага) ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек. Кызганычка каршы, "резкий отказ" ишеттек һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына юлландык. Татар телле интернет-проектларны күтәреп чыгарга теләгән бәйгегә ничек тә ярдәм итүнең башка юллары турында фикер алышу барып чыкмады. Заманында пиар максатыннан "уңга-сулга" ноутбуклар тараткан ЦИТ РТ әлеге бәйгегә бер тиен дә ярдәм күрсәтә алмады.
ЦИТ РТ тагын бер проект әзерли - "Электронное образование" проекты: http://edu.tatar.ru/logon. Бу турыда алар мәгариф IT-лидерларына да тәфсилләп сөйләгәннәр, ИТ-парк буенча җиңүчеләр өчен экскурсия дә оештырганнар. Әлеге "пешеп килүче" проект та бары тик рус телендә генә эшли, татар телендә версиясе планда да юк. Әлеге мәсьәлә безнең форум укучыларын да нык борчый: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=805
Белем.ру үз укучыларыннан шундый аянычтан язылган мәкалә өчен гафу үтенә һәм Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының, Бәйгене оештыручыларның протоколда оешма исемен дөрес язмаулары, тантанага чакырмаулары һәм игътибарсыз калдырулары өчен рәсми (министрлык сайтының татар телендәге өлешендә) гафу үтенүләрен, интернетка эленгән рәсми протоколга төзәтү кертүләрен сорый. Шулай ук, ничек тә булса, кайчан да булса искә төшереп, әлеге бәйгенең бишенче номинациясендә катнашып, мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән "Белем.ру" җәмгыятен билгеләп үтү мөмкинлеген булдыруны да өмет итә.
"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, укытучыларның "Белем.ру" интернет җәмәгатьчелеге (ике меңгә якын кеше) Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына һәм башка оешмаларга мәгариф өлкәсенә, татар мәгарифенә һәм татар теленә һәрвакыт җитди якын килүләрен сорыйлар.
p.s. Бәйгедән фоторепортаж: http://mic.tatar.ru/rus/foto.htm/photoreport/218907.htm