Галим Марсель Әхмәтҗанов нәрсә хакында дәшми кала алмый?
Мәктәптә безгә патша Петр Беренче турында ул бөек реформатор, Россияне алгарыш юлыннан җибәрүгә зур көч куйган шәхес дип укыттылар. Патшаның үз заманына күрә шактый нәтиҗәләр китергән карарлары Россия дәүләте үсешенә зур йогынты ясаган. Рус державасы яулап алган башка милләтләргә аның мөнәсәбәте хакында гына гади халык аз беләбез. Петр Беренче татарларга карата нинди мөнәсәбәттә булган cоң?
«Петр Беренченең татарга дошманлыгы шулкадәр көчле булган ки, ул аларның югары катлавын чукындырып бетереп, халыкның мәдәни традициясен саклаучы катламыннан аерып юк итәргә теләгән. 1722 елның 19 гыйнварында мондый закон чыгарылган: «О сборе рекрут с мордовы, черемис и татар. Рекрут брать с мордвы и черемисы так, как и с русских, а татар брать малолетних, и именно: в гарнизоны от 10 до 12 лет, их которых употреблять в деньщики генералам третью долю, также и в матросы некоторую часть».
Петр I флоттагы иң авыр эшләргә дә татарларны кушып, аларны флотта эчәргә өйрәтеп, юкка чыгарырга тырышкан. Шлиссельбург ныгытмасында күз буяу өчен генә мәчетләр ачылган. Анда яшәгән татар матрослары, ит машинасына тутырып тарттыргандай, юкка чыкканнар, карачкы мәчетләр генә утырып калган», - дип яза филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов «Дәшми калмам газраильне күргәндә дә...» китабында (Казан – 2010).
Марсель абыйны без татар язмышы белән кызыксынып, аның тарихын тирәнтен өйрәнүче галим буларак хөрмәт итәбез. Вакытлы татар матбугатында галимнең татар тарихына, аның бүгенгесенә нисбәтле язмалар чыгып килә. Казаныбызның үзәк урамнарының берсенә Петр һәйкәлен куюга да ул беренчеләрдән булып каршы чыккан иде.
- Петр Iгә һәйкәл куюга каршы чыктым. Нишләп әле татар халкына каршы явыз законнар чыгарган, диннәрен, гореф-гадәтләрен онытсын дип 12 яшьлек татар малайларын флотка алдырган явызга һәйкәл куярга ди? Флотта хезмәт итү балаларга гына түгел, хәтта олыларга да авыр эш булган бит ул. Петербург шәһәре урынындагы сазлыкларга татарлар үз атлары, үз акчалары белән меңәр чакырым җир үтеп, Идел буеның юан имән агачларын Нева буена кышкы салкыннарда ташырга мәҗбүр ителгәннәр. Петр патша, ислам дине кушканга каршы барып, татарны мөселманлы иранлыларга, төрекләргә, Кавказ халыкларына каршы сугышка җибәргән. Бу чара мөселман татарларының әхлагына, иманына каршы килгән. Болгардагы кабер ташларын, имеш, Петр җыеп куярга кушкан дип әйтәләр. Алар ул кабер ташларын актарып бетергәннәр. Мәет калдыкларыннан дары ясый торган селитра дигән матдә алганнар! Әгәр ул вакытта сакларга кушкан булса, чиркәүнең нигезе өчен гарәп язулы ташларны файдаланмаган булырлар иде. Шул рәвешле, әлеге залим татарның югары катламы - морзалар сыйныфын бетерә. Петербургның һәр квадрат метрында татар сөяге ята. Явыз Иваннан кала Петр патша татар милләтенә иң беренче геноцид оештырган адәм бит инде ул.
- Мондый адымнарга бару җитәкчеләребезнең тарихны белеп бетермәүләреннән дә килә торгандыр?
- Сталин Петр Iне яраткан, Алексей Толстойдан «Петр» романын да яздырткан... Аңлап бетермиләр инде Петрның кем икәнен дә...
- Марсель әфәнде, Сезнең «Дәшми калмам газраилне күргәндә дә...» дигән җыентыгыгыз басылды. Биредә Сез милли мәктәпләр мәсьәләсен дә күтәрәсез... Казанда татар гимназияләре юк түгел бит...
- Бармак белән генә санарлык гимназияләр нәрсә генә хәл итәр икән?! Алар миңа күз буяу өчен эшләнгән әйбер шикелле генә тоела. Татарның милли мәктәбе булу — анда туган телне һәм борынгы тарихлы татар әдәбиятын укыту, бөтен фәннәрне дә татар телендә укыту кирәк дигән сүз ул. Башлангыч сыйныфларда 3-4 ел татарча укырга, аннан соң урысчага күчәргә кирәк дигән фикер ул - ахмаклык. Тел бит ул - иҗтимагый күренеш. Мәктәп исә, балаларга урыс хәрефен таныту, татарча уку күнекмәләрен өйрәтү урыны гына түгел, ә бәлки белем бирү учагы да. Гаять бай татар теле хәзинәсен кухня теле рәвешендә өйрәтүгә кайтарып калдыру ул белем бирү түгел әле. Андый типтагыдан да яхшырак мәктәпләр татар халкы һәм аның бабаларында меңнәрчә еллар элек тә булган. Тел мәсьәләсен гаиләгә генә кайтарып калдырырга түгел иде. Тел тормышның бөтен өлкәләрендә дә кулланылырга тиеш. Татарның фольклоры, көнкүреше, дини ышанулары турында һәм әдәбияты, шивәләре (диалектлары), тарихы турында мәгълүмат бирә торган мәктәп кенә милли була ала. Безнең мәктәпләрдә үзенең мәдәниятен өйрәнмәгән “коры” кешеләр килеп чыга. Ул ашау, акча турында гына уйлай, бу инде хайванлык дәрәҗәсенә төшү дигән сүз.
- Татар китабы музее хакында да борчылып яшәгәнегезне беләбез. Әлеге музейны шәхсән үзегез ничек күзаллыйсыз?
- Татар китабының гаять зур тарихы бар. Музей оештырганчы беренче эш итеп экспозиция төзергә кирәк. Аны ике зур бүлектән төзү фарыз: кулъязма китаплар һәм ташбасма, ягъни типография ысулы белән дөнья күргән китаплар. Мин китап өчен көрәш юлларын да күрсәтер идем. Китапны пропагандалаучылар, аны бизәүчеләр, таратучылар турында да мәгълүмат бирергә кирәк, дип саныйм.
- Музей ачылачакмы соң?
- Аңа бернинди өмет тә юк әле. Музейны булдыруда эш алып барылмый дип беләм. Бу турыда без галимнәрнең фәнни мәкаләләрендә генә күрәбез. Сүзе генә бара. Аны оештырыр өчен көчле узаман (лидер) кирәк. Ә бит бу темага кагылышлы күрсәтер әйберләребез бик күп! Татар китапчылары бит башка халыкларның китапларын да дөньяга чыгарган белгечләр алар!
Кайчандыр зур дәүләт тоткан халыкның үз китап музее булмау, әлбәттә, милләтне горур итеп күрсәтми. Ә менә Казан уртасында Петр патшага һәйкәлне куйдырмый калу әйбәт анысы. Югыйсә, Мәскәүдәге кебек, вакытлар узгач, акыл туплагач, ул һәйкәлне нишләтергә белми аптырап бетәрләр иде...
Чыганак: http://www.intertat.ru