Казанда Мансур Мозаффаров исемендәге VI ачык Шәһәр конкурсы бара
Кичә Казанның 18 нче балалар музыка мәктәбе базасында Мансур Мозаффаров исемендәге VI ачык Шәһәр конкурсы башланды. Әлеге чара татар музыка культурасын саклау һәм массаларга таратуны, яшь башкаручыларның иҗади үсешенә этәргеч бирүне, һөнәри сәләтләрен һәм нәфис сәнгатьне тоемлый белүләрен камилләштерүне максат итә.
Республика башкаласының музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында уздырыла торган иҗат ярышына 26 ноябрь көнне Гала-концерт белән “нокта” куелачак. Аерым алганда, мәртәбәле конкурста шәһәр мәдәният идарәсенең барлыгы 18 музыка мәктәбе һәм мәгариф идарәсенә караган 5 музыка мәктәбенең 119 укучысы сәләтен 3 яшь төркеменә бүленеп (9 яшькә кадәр, 10-12 яшьлекләр, 13-15 яшьлекләр) күрсәтә.
Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белән берлектә М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе оештырган конкурс турында аның директоры Фәридә Тимурханова ачыклык керткәнчә, яшь талантлар кичә фортепианода уйнау буенча осталыгын жюри хөкеменә салган булса, бүген - вокал ярышлары, иртәгә - баян, курай һәм думбра, 25е - скрипка һәм виолончель буенча. Жюрига исә Казанның шәһәр методик секцияләре мөдирләре, балалар музыка мәктәпләре директорлары, шулай ук Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка колледжы укытучылары җәлеп ителгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru