"Илһам Шакиров" альбом-китабы дөнья күрде
24 Nov, 2010 Раил Гатауллин 0
Күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында "Илһам Шакиров" альбом-китабы дөнья күрде. Әлеге китап Татарстан һәм Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, танылган җырчы Илһам ага Шакировның 75 яшьлек юбилеена багышланган.
Китапта күренекле кешеләрнең, танылган язучыларның Илһам Шакиров турында фикерләре, күп төрле мәкаләләр, фотографияләр, юбиляр җырчы башкаруында 180 иң моңлы җыр (ике дискта) һ.б. күп кенә эчтәлекле материаллар бар.