Вампирлар гаиләсе юк түгел
28 Nov, 2010 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Англиянең Саффолк графлыгында яшәүче Калленнар гаиләсендә 13 яшьлек Саймон һәм 11 яшьлек Джоржларның икесенең дә очлы казык тешләре бар, икесе дә яктылыкка сизгер һәм алар кояш астында тәннәрен яшерми торып йөри алмыйлар. Моңа бик сирәк була торган эктодермаль гипогидротик дисплазия (ЭГД) чире сәбәпче. Әлеге чирдән кешеләрдә тешләр дистрофиясе, рахит, конъюктивит һ.б. дефектлар да үсеш ала икән.
Әлеге балалар күп вакытларын өйдә үткәрәләр, вакытларын телевизор карау һәм видео уеннар уйнауга сарыф итәләр. Физик көчәнеш аларның сәламәтлегенә нык зыянлы икән.