10 декабрьдә Казанда “Универсиаданы каршылап” дигән спорт бәйрәме узачак
7 Dec, 2010 Раил Гатауллин 0
10 декабрьдә Казанның М.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясендә “Россия инновацион белем бирү системасында көндәшлеккә сәләтле педагог һәм алдынгы укучы” дип исемләнгән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.
Конференциянең программасы иҗади эшләүче педагогларның мастер-классларын, секция һәм түгәрәк өстәлләрне, пленар утырышны, шулай ук Универсиаданы каршылап” дигән зур спорт бәйрәмен үз эченә ала, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Чараны Россия һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыклары, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештыра.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru