Татар халкы, янәшәдә яшәүче башка милләт халыкларының сәнгате, мәдәнияте аша аваз әйтелешен коррекцияләү
Дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген анын күңеленә сеңдерергә тырышкан. Соңгы елларда илебездә бара торган узгәртеп кору процессында халыкның үз теленә, милли культурасына игътибары да көчәйде.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, ана карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.
Туган тел – төп чыганакларның берсе булып тора. Шуңа күрә балалар бакчасында ана теленә зур әһәмият бирелә. Туган телдә дөрес сөйләргә өйрәтү эше бала бакчага килгән көннән ук башлана.
Ана телендә сөйләмне үстерү җәмгыять тормышы, әйләнә-тирә мөхит, табигать күренешләре һәм матур әдәбият әсәрләре белән танышу белән бәйләп алып баруны күздә тотып оештырыла. Менә ни өчен баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып бару мәктәпкәчә тәрбиянең җитди бурычларының берсе булып тора. Бу бурычларны тормышка ашыруда татар халкының, әйләнә-тирәдә яшәүче башка халык әдәбияты һәм сәнгатенең әһәмияте зур. Алар аша балаларга халыклар мәдәнияте турында төшенчә бирелә, аларның байлыгы, сәнгатьлеге, затлылыгына соклану уятыла. Ата-бабаларыбызның һөнәрләре, тарихы белән таныштыру балаларны шәхес буларак үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Танып-белеп, өйрәнеп, бала ата-анасын, халкын, милләтен ихтирам итәргә өйрәнә, аның байлыгын, тарихын сакларга омтыла.
Шөгыльләр үткәргәндә, төрле режим вакытларында балаларны фольклор әсәрләре, халык җырлары, түгәрәк уеннары, өс-баш, аяк киемнәре, төрле һөнәр ияләре, нәфис сынлы сәнгате һәм сәнгать осталары белән таныштыру зур әһәмияткә ия. Сөйләмендә җитешсезлеге булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән коррекцион эш оештырганда да югарыда саналган эш төрләрен алып барырга мөмкин.
Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек жырларын көйли. Бишек жырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгълүм.
Бишек жырлары белән таныштыру – «ә» авазын өйрәнгәндә бик уңышлы булып чыкты.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар халкы, янәшәдә яшәүче башка милләт халыкларының сәнгате, мәдәнияте аша аваз әйтелешен коррекцияләү | 12.81 KB |
Фикерләр
GalievaM
6 гыйнвар, 2013 - 20:10
Permalink
Иҗади һәм күп тәҗрибә таләп
Иҗади һәм күп тәҗрибә таләп итә торган эш. Башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга үрнәк эш материалы.