Мөгаллимнәр бәйгеләргә әзерләнә
Казанның белем бирү порталында «Укытучының профессиональ үсешенә һәм муниципаль мәгариф системасындагы үзгәрешләргә бәйгеләрнең йогынтысы» дип исемләнгән интернет-форум эшли башлады. Бу виртуаль мәйданда һөнәри бәйгеләргә, аерым алганда «Казанның иң яхшы ел укытучысы» ярышына, әзерлек белән бәйле проблемалар буенча фикер алышу барыр дип көтелә.
Бүген нәкъ «Казанның иң яхшы ел укытучысы» конкурсы мөгаллимнәр арасында зур кызыксыну уята икән. Әлеге бәйге берничә номинация буенча үткәрелә һәм үз һөнәри осталыгыңны, педагогик тәҗрибәңне иң югары дәрәҗәдәге мәгариф өлкәсе вәкилләре алдында күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Казанның Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, форум эшендә «Казанның иң яхшы ел укытучысы» бәйгесендә алдагы елларда үзләрен сынап караганнар, җиңүчеләр катнашачак, бәйгедә үзләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен ярдәмлек итеп аларның методик материаллары урнаштырылачак. Конкурска нәтиҗәле әзерләнү буенча үз киңәшләрен Шәһәр методик үзәге методистлары җавап бирәчәк. Шулай ук әңгәмәгә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгълүмати-методик бүлекләр методистлары чакырыла.
Чыганак: http://www.intertat.ru