Казан укучысы Сколковода форум лауреаты булды
Бүген Казанга Сколковода узган “Россия, алга!” Бөтенроссия инновацион форумы лауреаты, Казанның 7 нче гимназиясе 11 нче сыйныф укучысы Булат Галиуллин кайтты.
Аның сүзләренчә, форум түгәрәк өстәл, фикер алышу, тәкъдим итү, мастер-класслар рәвешендә узган. Моннан тыш, форум кунагы «Википедия»гә нигез салучы Джимми Уэйлс булган.
Форумда 2,5 меңнән артык соискатель үз проектларын тәкъдим иткән, "Сколково" фондының эксперт комиссиясе бары тик 16сын гына сайлап алган. Бу компанияләр телекоммуникация, медицина, энергия саклау һәм мәгълүмат технологияләрен эшли.
Казанлы тәкъдим иткән эш “Энергия саклау” дип атала. Теркәү шартлары буенча конкурста проектны бер генә катнашучы тәкъдим итә алды, ә бу эшне 13 кешедән торган команда башкарган иде, дип хәбәр итте 7 нче гимназия директоры Любовь Кочнева. Проектның фәнни җитәкчесе - Туполев исемендәге КДТУ доценты Игорь Федоров.
Булат Галиуллин сүзләренчә, бу проект 7 нче гимназиянең лабораториясендә фәнни-тикшеренү эшләреннән башланган. “Безнең фәнни җәмгыять ике ел элек оештырылган иде һәм без энергия саклау өлкәсендә беренче адымнарны ясый башладык. Проектның төп максаты – безнең продуктны билгеле шартларда файдалану, чөнки төрле шартлар өчен без эшли торган матдәләрнең үз составы бар”, - диде Б.Галиуллин.
Казан укучысы алган сертификат салымнар түләмичә проект-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә һәм проектны үстерергә мөмкинленк бирә, дип шәрехләде проект җитәкчесе Игорь Федоров.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru