Россия чикләрен студентлар саклаячак
1 октябрь көнне Россиядә армия сафларына көзге чакыру башланды. Саннарга караганда, армия сафларына 278800 граждан җибәрелергә тиеш (язгы чакыруга караганда 8200 кешегә күбрәк).
Россия Федерациясе Хәрби Көчләре генерал-полковнигы Василий Смирнов белдергәнчә, Оборона министрлыгы армиядә хезмәт итү дәвамлылыгын арттырырга планлаштырмый - яшьләр армиядә 12 ай хезмәт итәчәк. Шул ук вакытта "югары белемле ватан сакчылары" саны арта бара. 2009 нчы елның язында югары белемлеләр 12,4 процентка арткан булса, 2010 нчы елның язында аларның саны тагын 16,8 процентка арткан.
Оборона министрлыгы ата-аналарга төрле вәгъдәләр биреп, аларны тынычландырып торырга тырышса да, күп кенә яшьләрне "богаулап" алып китүләр саны соңгы вакытларда ешая гына бара. Яшьләрнең хокуклары бик тә чикле яисә бөтенләй юк. Моңа мисаллар бик күп. Шуларның берничәсе белән (http://5ballov.qip.ru сайты хәбәр иткәннәрен) сезне дә таныштырабыз.
Кичә, 14 декабрь көнне, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Дәүләт Консерваториясенең тулай торагыннан иртәнге сәгать алтыда кереп сак астында 50 студентны алып чыгып китәләр. Ситуацияне җайга салырга дип килгән Консерваториянең уку эшләре буенча проректоры Лариса Слуцкая һәм аның адвокатына, гомумән, военкоматка керергә дә рөхсәт ителми. Студенталрны ашыгыч рәвештә медкомиссия карый, армиягә яраксызлык турында документлары булган студентларның гына военкоматтан чыгып китәргә хаклары була. Әмма иртәнге алтыда торып сак астында алып чыгып киткән берәүнең дә мондый кәгазьләрен күрсәтү мөмкинлеге булмый. Яшьләрнең барысын да повесткаларга кул куярга көчләп мәҗбүр итәләр.
Уку елы алдыннан военкоматлар барлык вузлардан да белгечлекләр турында мәгълүматлар соратып алдырттылар. Хәзерге вакытта югары уку йортларында аккредитациясе булмаган белгечлекләрдә укыган яшь егетләрнең һәрберсенә армиягә бару "куркынычы" яный.