Грузиядә ике башлы бозау туды
7 Jan, 2011 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Грузиядә ике башлы бозау туды. Грузия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда бозауның ике башы, өч колагы һәм дүрт күзе бар.
Бозауны тудырган сыерның хуҗасы Васил Джгаркава журналистларга бозауның ике авызын бергә ачуын һәм дүрт күз белән берьюлы караганын сөйләгән:
- Без башта игезәкләр туа дип уйлаган идек. Мондый хәлнең безнең районда булганы юк иде әле. Мин гомерем буе фермада эшләдем, мондый хәлне моңарчы күргәнем булмады.
Бозауның хуҗасы аннан баш тартырга исәпләми, киресенчә, аның турында бик нык кайгырта.
Бозауга кушамат та тагырга өлгергәннәр – «Дүрт күзле өчколак».