Сыйфат сүз төркеме
Уку мәсьәләсе кую:
- Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме?
Күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр, куянар, еланнар яшиләр.
- Нинди сүзләр өстәргә мөмкин? (төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана)
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
- Ике текстны чагыштырыгыз. Кайсы матуррак? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз?
- Ул сүз төркеме турында ишеткәнегез юкмы? Нәрсәне белдерәләр?
Көтелгән җавап: Сыйфат сүз төркеме. Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә. (бер фикергә килгән төркем җавабы)
- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, нинди уку мәсьәләсе куярбыз?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сыйфат сүз төркеме | 20.81 KB |