Татар теле - бөтенроссия олимпиадасында
12 Jan, 2011 Раил Гатауллин 0
Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче олимпиаданың бөтенроссия этабы 10 гыйнварда Төмәндә башланды. Олимпиада 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 9–11 сыйныф укучылары катнаша, алар көч сынашачак фәннәр арасында татар теле дә бар.
Шулай ук укучылар математика, физика, химия, биология, информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз, немец, француз телләре, тарих, җәмгыять белеме, география, технология, физик культура, яшәү куркынычсызлыгы нигезләре кебек фәннәр буенча да көч сынашачаклар.
Олимпиадада иң күп балл җыйган укучы җиңү яулаячак, икенче һәм өченче урында килгән конкурсантлар да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.
Чыганак: http://intertat.ru