Һәрбер илдә үз тәрбия ысуллары
Һәрбер ана сау-сәламәт, әхлаклы, тәүфикълы бала үстерергә омтыла. Ул нарасыен үзе дөрес дип санаганча тәрбияли һәм, әлбәттә, үз методларының иң нәтиҗәле булуына ышана. Шул ук вакытта һәрбер илдә бала тәрбияләүнең үз традицияләре бар һәм әни кеше аларга берсүзсез таяна, чөнки шулай тиешле дип кабул итә. Әйтик, барлык цивилизацияле илләрдә әниләр сабыйны режим буенча ашатканда, Африка хатын-кызлары барыбер баланы сәгатенә 4 тапкыр имезергә әзер. Алар фикеренчә, шул очракта гына нәни тыныч һәм сәламәт булып үсәчәк. Башка илләрдә дә бала тәрбияләүнең кызыклы гадәтләре бар.
Гонконг. Монда бала караучылар яллау бөтенләй кабул ителмәгән. Бу финанс үзәкнең әниләре өчен эш һәм карьера кадерле булса да, бала иң зур кыйммәт булып санала. Шуңа бер генә Гонконг әнисе үз нарасыен чит кеше кулына калдырмаячак.
Конго. Бу илдә күкрәк балалары белән уйнау, аларның үсеше белән шөгыльләнү гадәткә кермәгән. Бу республика ата-анасы баланың иң мөһим бурычы – йокы дип саный.
Кения. Кипсинги ыруы әти-әниләре 4 айлык балаларга төне буе йокларга ирек бирми. Алар нәниләрне төн дәвамында берничә тапкыр уята. Бәлки алар шул рәвешле апноэ дигән синдромнан куркып, баланың сулыймы икәнен тикшерәдер.
Англия. Англиядә хатын-кызлар шактый соң бала таба. Андагы әниләрнең уртача яше – 40. Баланы әби-бабай карау кебек гадәт монда бөтенләй кабул ителми. Гадәттә, Великобритания халкы беби-ситтерлар итеп алмаш буенча килгән студентларны яллый.
Англия тәрбиясенең тагын бер үзенчәлеге: әти-әниләр кеше баласына шелтә белдерә алмый. Килешмәүчәнлеген алар аның ата-анасына гына белдерергә хаклы.
Франция. Монда гадәти европа тәрбиясе кулланыла. Әмма бер нәрсә кызыклы – әгәр дә балалар бакчасына йөрүче баланың әнисе эшләми икән, нәнине балалар бакчасы ашханәсендә ашатмаячаклар – ул өенә кайтып ашарга тиешле.
Пуэрто-Рико. Пуэрториканецлар күкрәк балаларын еш кына өлкәнрәк балалары карамагында калдыра. Бу очракта олы бала хәтта 5 яшьтән кечерәк булырга мөмкин. Һәм әйтергә кирәк, бу начар яшәүдән килми.
Кытай. Кытайлар баланың теше чыкканда, сызлауны басуның бер генә ысулын да кулланмый. Европа ата-анасы баласының хәлен җиңеләйтү өчен барлык халык һәм медицина чараларын кулланганда, кытай әнисе тыныч кына теш чыгу процессының үзеннән-үзе тәмамлануын көтә.
АКШ. Соңгы елларда Америка нәниләре белән әтиләр утыра. Әби-бабалар, гадәттә, башка штатта яши һәм оныкларын елына берничә тапкыр гына күрә.
Америкалылар балалар тирәлегендәге мораль мохитне бик нык кайгырта. Пляжда хәтта бик кечкенә кызны да купальниксыз күреп булмый.
Куба. Кызу Куба каны кечкенәдән үзен сиздерә. Ирек утравында туган балалар бик яратучан була. Хәтта әле генә сөйләшергә өйрәнгән балалар да бер дә оялмыйча туганнарына кем белән дус, кемне яратулары хакында сөйли. Ешрак балаларны әби-бабайлары карый. Куба балалары бик еш мәктәптә укыганда ук фермаларда һәм фабрикаларда эшли башлый. Шулай ук монда иртә җенси тормыш башлауга да җиңел карыйлар. 14-15 яшьлек үсмерләр үзләрен олы дип саный.
Алмания. Алманиядә нәниләрне бөтенләй төрмиләр. Тугач ук аларга матур күлмәк-ыштаннар киертәләр. Монда балаларны 20.00дә йокларга яткыралар, балалар бакчасына нәни авырган килеш килсә дә, сүз әйтимиләр.
Нигерия. Бу илдә Йоруба дигән ыру бар. Монда яңа туган балаларны 5 айга кадәр утырган халәттә тоталар. Аларга йә, мендәрләр арасында урын ясыйлар, йә (ярлырак гаиләләрдә) җирдә казылган куышлыкларга урнаштыра. 2 яшьтә бу балалар үзләре юына, ә 39 проценты ашаганнан соң савыт-саба юа икән.
Япония. Баланың тәрбиясе белән әни генә шөгыльләнә. Бала тапканнан соң кендек кисәген Япон әниләре махсус савытта саклый. Бу әни белән бала якынлыгы символы буларак кабул ителә.
5 яшькә кадәр бу илдә нәниләргә барысы да рөхсәт ителә. Әгәр дә бала егыла калса, әниләр бары тик үзләрен гаепле саный. Японнар бер кайчан да балага кычкырмый, кул күтәрми.
Көньяк Корея. Гаилә бюджетының 56 проценты монда бала ихтыяҗларына тотыла. 7 яшькә кадәр бала илаһи зат булып санала һәм аны ачулану тыела. Нәни бар теләгәнен эшли ала. Бала белән һәрчак әни утыра, чөнки күпчелек хатын-кызлар монда бөтенләй эшләми яки тулы булмаган көн эшли. Кечкенәдән баланы олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Кызларга Кореяда мөнәсәбәт малайларга караганда начаррак. Чөнки кыз кияүгә чыгып, башка гаиләнеке булачак. Карт әти-әниләрне исә малай карарга тиешле. Кызларга хәтта тиешле белем биреп азапланмыйлар.