Казанда татар галимнәре истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак
Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты 2011 елның 18 мартында төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
“Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галим-әдәбиятчылары” дип аталган җыен Хатыйп Госман, Мостафа Ногман, Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Зәет Мәҗитовның истәлегенә багышлана.
Университетның рәсми сайт мәгълүматларына караганда, җыенда урта гасыр татар әдәбияты проблемалары; әдәби культура һәм торгынлык чорында татар әдәбият белемендәге традицияләр; XX гасыр башында әдәби үсеш һәм аның проблемалы-типологик яктыртылышы; татар әдәбият белеме юнәлешләре буларак - Тукай һәм Такташ иҗатларын өйрәнү; татар галимнәре тарафыннан авангард поэзиясенең яктыртылышы; XX гасыр татар әдәби белеме: исемнәр, мәктәпләр, концепцияләр; фәнни, әдәбият белеме эшләренең теле һәм стиле мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru