Электрон фокусировкалы күзлекләр сатуга чыгачак!!!
Әлеге күзлекләр emPower! дип атала, алар хуҗасы теләге буенча фокус ераклыгын автомат рәвештә үзгәртергә сәләтле. Берничә линзалы традицион бифокаль күзлекләргә алмашка килеп, яңа күзлекләр "искеләрен" якын арада кысрыклап та чыгарырга мөмкиннәр. Шулай да, яңа күзлекләр хәзерге вакытта ярыйсы гына кыйбат торалар - $1000-1200.
Әлеге күзлекнең серияле чыгару алдыннан беренче үрнәкләрен узган атнада Лас-Вегаста үткән CES 2011 көнкүреш приборлары күргәзмәсендә PixelOptics америка компаниясе тәкъдим итте.
Күзлекнең нигезендә композит линзалар (ике катлам пыяла арасында сыек кристаллар җыелмасыннан гыйбарәт) һәм махсус электроника урнашкан. Әлеге күзлекләрдәге кристалларның борылуы бу күзлекләрнең караңгылатып күрсәтүе өчен түгел, ә аның фокус ераклыгын үзгәртүе өчен кулланыла. Кулланучы күзлекнең фокус ераклыгын кулдан (махсус хәрәкәт ясап) үзгәртә ала, шул ук вакытта күзлек автомат рәвештә дә ераклыкны ачыкларга сәләтле. Аның эчендә махсус акселерометр урнаштырылган. Кеше иелгәндә күзлек аны китап яисә газета укый дип исәпли, туры караганда күзлек ерак предметларны карау өчен автомат рәвештә көйләнә.
Әлеге технология биш ел элек Аризона университетында сынау үткән булган инде. Соңрак аны PixelOptics компаниясе сатып алган, ә хәзерге вакытта серияләп чыгару этабына кадәр килеп җиткән.