Мәктәптә “Туган тел” көне
9 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мөслим районы Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әмирова Миләүшә Рөстәм кызы
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Быел безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап стена газеталары чыгарды. Укучылар телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.
14-21 февральдә мәктәптә “Туган тел” атналыгы үтте. 21 нче февральне зур бәйрәм итеп үткәрдек. Бу көнгә куст һәм күрше мәктәпләрдән дә кунаклар чакырдык. Бәйрәм кунакларны тантаналы каршылаудан башланып китте.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәптә “Туган тел” көне | 11.82 KB |
Ресурс төре: