Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы – язучының хатын-кыз идеалы
- Укучылар, без бүгенге дәрестә дә әдәби мирасыбызны барлауны дәвам итәрбез. Үз тәҗрибәбездән чыгып, Фатих ага Әмирхан иҗатының үзенчәлеген табарбыз. Сез бүген дә дәрестә үзегезнең җавапларыгызны бәяләп барырга онытмагыз.
- Укучылар, ә нәрсә соң ул язучы иҗатының үзенчәлеге? (Язучының яраткан темасы, язу стиле, сәнгать алымнары.)
- Ә фикерләүнең төп алымнары нәрсәләр? (Анализ (таркату) һәм кушу (гомумиләштерү).
- Әйе, без язучы иҗатының үзенчәлеген өйрәнү – беренче чиратта, аның стилен, талантын, тормышка карашын, кичерешләрен, холкын белү дип әйтеп үткән идек.
Ә менә Ф.Әмирханның тормышка карашын , кичерешләрен, талантын, аның иҗатының үзенчәлеген өйрәнү өчен, без авторның кайсы әсәрләре белән таныштык инде? (“Нәҗип”,”Корбан”,”Ул үксез бала шул!”)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ф.Әмирханның “Хәят”повестендагы Хәят образы – язучының хатын-кыз идеалы | 11.53 KB |