Дөньяда иң зур чәчәк - Раффлезия Арнольди
9 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Дөньяда иң зур чәчәк булып Раффлезия Арнольди санала. Rafflesia (индонез. bunga patma - лотос чәчәге) чәчәгенең диаметры уртача 70–90 см. Алар арасында очраган иң зурысының диаметры 106,7 см., авырлыгы 11 кг. чамасы булган.
Раффлезия – гади генә үсемлек түгел – аның тамыры да, яшел яфраклары да юк, ул җир өслегендә, циссус лианаларының тамырлары өстендә үсә. Шунысы кызык, әлеге чәчәкнең орлыгы бик кечкенә - мәк орлыгы кадәр генә.
Беренчесен Раффлезия чәчәген 1818 елны Суматра уртавында тапканнар. Чәчәкне ачучылар офицер Стемфорд Раффлз һәм ботаник Джозефом Арнольд. Чәчәккә беренче фәнни тасвирламаны нәкъ менә алар биргәннәр. Чәчәккә исем дә аны ачучылар хөрмәтенә бирелгән.