Габдулла Тукай исемен кайсы мәктәп йөртер?!
18 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының быел 14 февральдә чыккан 362/11 номерлы карары белән республиканың татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында Габдулла Тукай исемен йөртү хокукын яулау буенча бәйге игълан ителде.
Бәйге 2 этапта - муниципаль (20.02.11-20.03.11) һәм республика (10.04.11-01.07.11) дәрәҗәләрендә үткәрелә. Җиңүчене Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаячак.
Чыганак: http://mon.tatar.ru