Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак
25-28 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрәчәк. Ул татар теленең абруен һәм укучыларның белемен күтәрү, укучыларга һәм укытучыларга практик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Олимпиадада төбәкләр буенча беренче урынны яулаган 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә.
Төбәкара олимпиада кысаларында шәһәрнең 19нчы гимназиясендә укытучылар өчен фәнни-гамәли семинар, Универсиада объектлары буенча экскурсия, язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм «Сорнай» фольклор ансамбле белән иҗади очрашу, татар халкының тарихын өйрәнү буенча мастер-класслар, Түбән Кама татар эстрада театры программасына күзәтү һәм башка чаралар оештырылачак.
Олимпиада җиңүчеләре һәм аларны әзерләгән укытучыларны тәбрикләү тантанасы 28 февральдә Петровский бистәсендәге «Регина» кунакханәсендә узачак.
Чыганак: http://intertat.ru
Фикерләр
goroshiko1980
19 Апрель, 2015 - 20:58
Permalink
Мой отзыв
Такой подробный и интересный материал на вашем замечательно проекте меня очень сильно порадовал. Если честно, то я даже не мог в мыслях подусать, что так быстро мне удастся найти ответ на искомый вопрос. Спасибо огромное!!!
marintsSER
2 Август, 2013 - 03:16
Permalink
Наконец-то нашел. Не
Наконец-то нашел. Не поверите, - целый день ищу…