Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап
26 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүген "Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап" дигән телдән журнал тәкъдим итү кичәсенә җыелдык. Хәзер авылыбызның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре белән кыскача танышырбыз. Безнең якта туып-үскәннәр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар, һ.б. һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетләрен туган якта - шушы төбәктә тапканнар. Авылыбыздан еракта яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз. Авылыбыздан үсеп чыккан кешеләр белән таныштыру өчен журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул "Эшләрендә кеше язмышлары" дип атала. Әлеге авылдашларыбызның тормыш юллары бик катлаулы да түгел кебек, ләкин эшләре кеше язмышын хәл итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап | 7.61 KB |
Ресурс төре: