Интернет кулланып балалар бакчасына чиратка басу мөмкинлеге ачылды
1 марттан сабыйларны балалар бакчасына чиратка бастыру, гариза тапшыру, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларына юллама бирү кебек эш-гамәлләрне интернет аша гына башкарып булачак. Чиратка басу өчен ата-аналарга нибары Татарстан хөкүмәтенең мәгълүмати порталында теркәлергә кирәк.
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениелар белән эшләү бүлеге башлыгы Роза Богданова сөйләвенчә, әлеге хезмәтнең өстенлекле яклары бихисап. Беренчедән, ул ата-аналарга вакытны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Әгәр элек гариза тапшыру һәм чиратка басу өчен махсус билгеләнгән көннәрдә мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итсәләр, хәзер бу эшне теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкин. Мәгариф бүлегенә бары тик ташламалар күчерү өчен генә килергә кирәк булачак. Бу күп балалы гаиләләр яисә инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга кагыла.
Шулай итеп, Казан әлеге проектны гамәлгә ашыручы беренче тәҗрибә мәйданына әверелде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта башкалада 12,5 мең бала балалар бакчасына чиратта тора.
Чыганак: http://intertat.ru