Ел укытучысы исеменә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ренат Хәйбуллин лаек булды
Казан Ратушасында «Елның иң яхшы укытучысы-2011» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Ел укытучысы» бәйгесе — мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе. «Бу бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, ә аның җиңүчеләре — чын йолдызлар», - диде шәһәр башлыгы. Быел әлеге чара 14-25 февральдә узды. Анда барлыгы 55 кеше катнашты.
Казанның «Ел укытучысы» исеменә Яңа Савин районындагы 165нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ренат Хәйбуллин лаек булды. Ул биредә инде 12 ел эшли. Икенче урынны Идел буе районындагы 19нчы гимназиянең физика укытучысы Нияз Гарифуллин, өченче урынны исә Киров районындагы 70нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Илсур Сәлимгәрәев яулады.
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип Мәскәү районының 17нче гимназиясе укытучысы Рамилә Габдуллина, иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы дип Яңа Савин районының 7нче лицей-интернаты укытучысы Татьяна Әхмәтова табылды. «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге педагогы Екатерина Чекмарева, «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә Авиатөзелеш районының 72нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Убанкина җиңүгә лаек булды.
Бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм 10-20 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Ә «Ел укытучысы» исеменә лаек булган мөгаллим 50 мең сум премиягә ия булды.
Чыганак: http://intertat.ru