Гаилә бәйрәме
Алып баручы: Гаилә кечкенә дәүләт; яхшы гаилә төзү китап язудан да, төрле ачышлар ясаудан да авыррак. Аның белән идарә итү аерым бер талант, һөнәр. Гаиләдә күп кенә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ләкин һәр табышмакның җавабы булган кебек, бөтен сорауга да җавап табарга мөмкин.
Бик күптән инде, җир йөзендә гаилә барлыкка килгәч тә андагы вазифаларны дөрес бүлү хакында сораулар туган. Хөрмәтле әти-әниләр! Хәзер сезнең игътибарга бер хат тәкъдим ителә. Бер әти кеше аны узенең иптәшенә язган. Хатны игътибар белән тыңлагыз һәм андагы сорауларга җавап бирергә тырышыгыз:
“Дустым! Син хатыңда хатыным һәм кызым турында сорагансың. Кызым үсә, без аның белән бик дус: бергәләп уйныйбыз, китап укыйбыз, хәтта биибез дә. Баланың мине шулай яратуы бик шатландыра. Ләкин соңгы вакытта хатыным каршында үземне гаепле саныйм. Ул безгә ашарга пешерә, кер юа, өй җыештыра, ә кызыбыз белән утырырга вакыты калмый.
Башта көне буе эштә, аннары кич буе өйдәге эшләрне карый. Без инде шуңа ияләшеп беттек. Хәтта аның безнең белән урамда һава суларга чыгарга да вакыты юк. Һәм менә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты: кызыбыз әнисе гел өй эшләрен генә карарга тиеш дип уйлый. Бервакыт кызыма: “Әйдә, әниеңне дә чаңгы шуарга алып барыйк” – дигәч, ул гаҗәпләнеп: “Ә без кайтуга кем ашарга пешереп тора,” – диде. Минемчә кызыбыз гел мине генә тыңлый, мине генә хөрмәт итә кебек тоела. Ә бит әнисе моңа ныграк лаек. Элек мин үземне үрнәк ир дип саный идем, хәзер аңладым: ничек булса да гаиләдәге хәлләрне үзгәртергә кирәк”.
Бу гаиләдәге хәлләрне үзгәртергә кирәкме? Ничегрәк эшләсәң әйбәт булыр? Сезнең фикерләрегезне тыңлыйбыз.
Ата–аналар фикере: