Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү системасы белән бәйле бәйгеләр башлана
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” һәм “2011 елда Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе” дигән республика бәйгеләрен уздыру турында игълан итә.
“2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” конкурсында мәктәпкәчә белем бирү гомумбелем бирү программасын тормышка ашыручы барлык төрдәге балалар бакчалары катнаша ала. Әлеге бәйге быел өченче тапкыр оештырыла. Конкурста катнашучылар алты номинациядә көч сынаша ала.
“2011 елда Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе” республика бәйгесе исә Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты белән берлектә оештырыла. Анда барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнаша ала. Алар дүрт номинациядә көч сынаша.
Иң яхшы дип табылган тәрбияче бөтенроссия күләмендә уза торган “Россия тәрбиячесе” конкурсында республика данын яклаячак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru