Татарча балалар өчен иярчен телеканалы булачак
5 мартта "Татмедиа" республика агентлыгының 2010 ел нәтиҗәләрен барлаган коллегиясе вакытында бу турыда "Татарстан - яңа гасыр" телерадидиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белдерде.
Дөньяда балалар өчен иярчен телеканаллар бихисап. Махсус җыеп түгел, искә төшкәннәрен генә атыйм: Disney, Fox Kids TV, Nickelodeon, Россиядә Карусель, Теленяня, Бибигон исемнәре балаларга яхшы таныш. Төрле төбәк-илләр буенча таралып яшәүче татар балалары өчен мондый иярчен канал булуы ана телебезнең саклану, үсү нигезенең саллы бер ташы була алыр иде. Моны ТНВ җитәкчесе дә чыгышында ассызыклап: "Бу татарча балалар иярчен каналы безгә киләчәктәге телетамашачыларыбызны төрбияләргә ярдәм итәчәк", - диде. Әминов әйтүенчә, әлеге иярчен телеканалы "Яшь ТНВ" телеканалы нигезендә төзеләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru