Рәссам Ф.Халиковның “Сөембикәнең Казан белән хушлашуы” дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек
Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.
Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рәссам Ф.Халиковның “Сөембикәнең Казан белән хушлашуы” дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек | 11.42 KB |