"Сайрар кошларны каршылап" фотобәйгесе
14 Mar, 2011 Раил Гатауллин 4
"Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы "Белем.ру" порталы белән берлектә форум кысаларында "Сайрар кошларны каршылап" фотобәйгесен игълан итә.
Бәйгедә катнашу өчен ниләр кирәк соң? Моның өчен:
- үзегез генә яисә гаилә ярдәме белән сыерчык оясын ясарга,
- әлеге сыерчык оясы янында фотога төшәргә,
- Сабантуй форумында теркәлергә,
- форумның “Иң яхшы сыерчык оясы” фотобәйгесе рубрикасында үзегезнең әлеге фотоны урнаштырырга кирәк (үзегез белән таныштырырга онытмагыз).
Бәйге 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Әлеге бәйгедә катнашып сез кошлар өчен дә яхшылык эшләрсез, үзегезнең осталыкны да бөтен дөньяга күрсәтә алырсыз.
Сезгә уңышлар теләп калабыз!
Конкурслар бите:
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус:
Статус: тәмам
Фикерләр
Кунак
24 Март, 2011 - 17:20
Permalink
"Сайрар кошларны каршылап"
Без Зур Сэрдек гимназиясендэ укучы малайлар:Рэзил,Илдар,Гадел 5в классында укйбыз. Уку алдынгылары, шул ук вакытта рэсем ясарга , торле спорт торлэрендэ катнашырга яратабыз.Быел кошлар очен бик авыр булганлыктан,класстагы 8 малай , оч сыерчык оясы ясап агачларга урнаштырдык.
Рэхим итегез,матур кошкайлар.Без ясаган ояларны сез яратырсыз,безне балаларыгыз белэн соендерерсез дип ышанабыз.
Раил Гатауллин
24 Март, 2011 - 19:15
Permalink
Көтеп калабыз
Бик яхшы!!! Сыерчык ояларыгызның фотоларын форумыбызда көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
22 Март, 2011 - 18:14
Permalink
Бәйгегә беренче фотолар килде
Бәйгегә беренче фотолар килде, алар белән http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=856 адресы буенча кереп таныша аласыз. Бик матур килеп чыккан бит, әйеме?!
Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
16 Март, 2011 - 20:44
Permalink
Сыерчык оясы макетлары
Әлеге бәйгедә катнашырга теләге булган яшь кулланучыларыбызга интернет челтәрендә тәкъдим ителгән төрле сыерчык оясы макетларын тәкъдим итәбез:
http://www.liveinternet.ru/users/ponedel_nik/post151811344/
http://www.newshouse.ru/page-id-760.html
http://www.woodmaterial.ru/allsad/04.php
http://www.stroyadom.ru/archives/472
http://skvorechnik2006.narod.ru
http://kakpostroit.com/skvorechnik
Бәйгедә катнашуга караганда канатлы дусларыбызга булышу теләгегез көчлерәк булсын иде, бары тик шул вакытта гына бәйгедә җиңү сезгә икеләтә шатлык китерер!
Уңышлар теләп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин