Казанда “Татарстанның ел укытучысы-2011” конкурсы башлана
“Татарстанның ел укытучысы-2011” конкурсының сайлап алу турларында республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 1,5 меңгә якын педагог катнашты.
Кичә Казанның Совет районында урнашкан 178 нче урта мәктәптә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2011” конкурсын ачу тантанасы узды.
Педагоглар арасында һөнәри бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 90 нчы елларның урталарыннан бирле үткәрелеп килә. Быел конкурста 1,5 меңгә якын педагог катнашты. Аларның иң яшенә - 24 яшь.
“Татарстан Республикасының ел укытучысы-2011” исеменә кемнең лаек булачагы һәм Бөтенроссия конкурсында Татарстан мөгаллимнәрен тәкъдим итәчәге 18 мартта билгеле булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты гамәлгә куйды.
Җәмгыятьтә мәгарифнең өстенлекләренә ярдәм итү, белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча иҗади эшчәнлекне үстерү, талантлы әйдәп баручы педагогларны ачыклау һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән бәйге 14-18 март көннәрендә уза. “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2011” конкурсында февраль аенда республиканың барлык районнарында узган муниципаль конкурсларда җиңүчеләр – 50 иң яхшы укытучы катнашырга теләк белдерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Март, 2011 - 18:07
Permalink
Нәтиҗәләр дә билгеле
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1579... - Татарстанның иң яхшы укытучысы физика фәнен укыта.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин